Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Премьер-министры Фам Минь Тинь белән очрашты.
Республика Рәисе Премьерга Татарстан делегациясе өчен икътисадый потенциал белән танышырга мөмкинлек биргән эшлекле программаны оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Фам Минь Тинь әфәнде узган елның октябрендә Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен килгән иде, анда ул Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты.
"Вьетнам - Россиянең Азия-Тын океан төбәгендәге төп партнерларының берсе. Безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләр киң колачлы стратегик партнерлык характерында", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Быел Россия һәм Вьетнам дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 75 еллыгын билгеләп үтә. Республика Рәисе ике ил төбәкләре дәрәҗәсендә хезмәттәшлеккә яңа этәргеч бирергә кирәклеген билгеләп үтте. 2024 елда Татарстан-Вьетнам товар әйләнеше 33 миллион доллардан артып киткән. Шуның белән бергә, элегрәк бу күрсәткеч 60 миллион долларга җиткән булган.
Гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Бүген Татарстан югары уку йортларында Вьетнамнан 70 студент укый, Рөстәм Миңнеханов аларның санын арттырырга әзер булулары турында хәбәр итте. Татарстанның кайбер югары уку йортлары Вьетнам уку йортлары белән элемтәдә тора.
Премьер-министр, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, Казанга БРИКС саммитына визитын искә төшерде, аның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. "Сезнең визитны сәламлибез, ул төбәк элемтәләрен активлаштыра дип саныйм. Без үзебезнең сәнәгатьтә КАМАЗ продукциясен күп кулланабыз. Һәм бу хезмәттәшлекнең дәвам итүен телибез",-дип билгеләде Премьер-министр.
Фам Минь Тинь игътибар иткәнчә, бүген Вьетнам Россия шәһәрләре белән авиаэлемтәне киңәйтә һәм Казанны юнәлеш шәһәрләренең берсе буларак карарга тәкъдим итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез