Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында Вьетнам Социалистик Республикасының Россиядәге Вәкаләтле илчесе Данг Минь Кхой белән очрашты. Очрашуда төбәкләр дәрәҗәсендәге мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү мәсьәләләре каралды, дип хәбәр итә Рәиснең матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов илче белән сөйләшүдә басым ясап әйткәнчә, Татарстан Россия белән Вьетнам арасындагы мөнәсәбәтләр кысасында хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә.
 Сүз уңаеннан, Данг Минь Кхой әфәнде Казанга сәфәре кысасында Вьетнамның Екатеринбургтагы Генераль консулы Нгуен Май Хыонг ханым белән Татарстан Халыклар дуслыгы йортында булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез