Бүген, 7 октябрьдә, Россия Президенты Владимир Путинның туган көне. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында котлады.
«Туган көнегез белән, Владимир Владимирович!
Сезнең ярдәм белән Татарстан тарихында бик күп зур чаралар узды, уза һәм узачагына ышанам.
Без көчле лидерыбыз һәм бөек илебез белән һәрвакыт горурланабыз.
Сезгә нык сәламәтлек телим! Без бергә!» – дип матур теләкләрен юллаган Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез