Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинны туган көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинны республика халкы исеменнән туган көне белән котлаган. Бу хакта ТР Рәисенең Макстагы каналында хәбәр ителә.

«Сезгә нык сәламәтлек, күңел җылылыгы, яңа казанышларга ирешү өчен көч-куәт телибез. Якын кешеләрегез, ышанычлы дусларыгыз һәм Сезгә чын күңелдән теләктәшлек белдерүчеләр һәрвакыт янәшәгездә булсын», – диелә котлауда.

Миңнеханов Путинга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм озын гомер теләгән.

«Һәр көнегез шатлыклы яңалыкларга, җылы очрашуларга һәм яхшы кешеләр белән аралашуларга бай булсын. Зур хөрмәт һәм иң изге теләкләр белән – Татарстан халкы!» – дип сүзен тәмамлаган Татарстан Рәисе.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре