Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинны туган көне белән котлаган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында һәм “ВКонтакте” социаль челтәрдәге сәхифәсендә Россия Президенты Владимир Путинны 72 яшь тулуы уңаеннан котлады.

“Туган көнегез белән, Владимир Владимирович! Татарстан алга таба да илебезнең сәнәгатьтәге көч-куәтен ныгытуга үзеннән өлеш кертәчәк! Ту-214, Ту-160, Аурус, КАМАЗ – Сез Татарстанда эшләнгән продукция сыйфатын кемгә караганда да яхшырак беләсез! Сезгә нык сәламәтлек телибез!” – дип язып куйган Татарстан Рәисе.

Республика башлыгы шулай ук дәүләт җитәкчесенең Татарстанда җитештерелгән техникадан файдалануына (асылда – быел февраль аенда Казанга сәфәре барышында) бәйле видеокадрлар, шулай ук Путинның төбәккә мөнәсәбәтле ике фикерен урнаштырган.

Роликка Президентның Ту-214 лайнерында Казанга килүе, Ту-160М стратегик бомбардировщигында очуы, КАМАЗ йөк машинасы рулендә “Восток” М12 юлыннан баруы, шулай ук Президентның Aurus лимузиныннан торган кортежы чагылдырылган.

Моннан тыш видеокотлауга Владимир Путинның узган ел азагында БРИКС саммитын уздыру өчен шәһәр сайлаганда әйтелгән сүзләре (“Татарстан әйбәт үсә, ә Казан – мондый үсешнең иң яхшы үрнәкләреннән берсе”) һәм быел “Киләчәк уеннары”н ачканда әйтелгән сүзләре (“Ул, үзенчәлекле, күпмилләтле, төрле халыклар мәдәниятләренә бай республика буларак, ата-бабалар мирасын кадерләп саклый, шул ук вакытта яңалыкка да һәрвакыт ачык – иң катлаулы проектларга кыю төстә алынып, аларны искиткеч дәрәҗәдә башкара”) эләккән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре