Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль парковкаларда транспорт кую өчен түләмәү турында КоАП статьясына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан законны имзалаган. Законның судта парковка өчен түләмәүгә штрафны юкка чыгару мөмкинлеге биргән кимчелеген бетерүгә бәйле бу. Закон Татарстан Рәисе сайтына урнаштырылган.
Биредә сүз Административ хокук бозулар турында кодексның 3.16 статьясы (“Түләүле муниципаль парковкада транспорт чарасын куюга түләмәү) турында бара. Моңа кадәр законда “түләүле муниципаль парковкадан файдалануга вакытында түләмәү” дигән төшенчә булмаган. Менә хәзер шушы төшенчә кертелгән.
 Кагыйдәләр буенча, парковка өчен түләү машина куйгач та 15 минут эчендә түләнергә тиеш. Әмма кайберәүләр, җәзасыз калуларын аңлап, машиналарын үзләренә күпме кирәк – шуның кадәр вакытка калдыра да, парковка өчен соңыннан гына түли яки тулы күләмендә түләми. Штраф күләме элеккечә үк – 2,5 мең сум. Тик хәзер инде закондагы кимчелектән файдалану мөмкинлеге булмаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез