Рөстәм Миңнеханов хайваннарны яклаучылар җибәргән ачык хат белән танышкан. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе журналистлар белән очрашу вакытында белдерде.
Исегездә булса, республика Президенты, йортсыз этләрнең балага һөҗүменнән соң, район башлыкларына махсус хезмәтләр белән берлектә күзәтүчесез калган хайваннарны аулауны оештырырга һәм аларны приютларга урнаштырырга кушты. Хайваннарны яклаучылар Рөстәм Миңнехановка хат язып, хайваннар өчен шәхси приютларга ярдәм итүне сорады.
Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова аңлатканча, җитәкчелек хат белән танышкан. Ул бу хатка кадәр дә республика башлыгы төгәл йөкләмәләр бирде дип искәртте.
– Төп проблема – урамнарда йөрүче хуҗасыз этләр. Әлбәттә, моны канун күзлегеннән ничек җайга салырга мөмкин булуын карарга кирәк, – дип өстәде Лилия Галимова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез