Рөстәм Миңнеханов халык белән даими элемтәдә булырга чакырды

Татарстанда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшнең ничек баруы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

2025 елның 9 аенда кара-каршы элемтә каналлары аша гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең һәм хәбәрнамәләрнең гомуми саны 221 106 тәшкил итә. Шул исәптән «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасы аша - 69 544, «Дәүләт хезмәт күрсәтүләләре. Бергә хәл итәбез» РФ Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталының кара-каршы элемтә платформасы аша - 69 775, «Инцидент менеджмент» системасы аша - 81 787.

Бу чорда 32 муниципаль район һәм шәһәр округы катнашында «планлаштырылган» статусындагы белдерүләрнең үтәлешен тикшереп тору өчен җитәкчеләр һәм җаваплы затлар катнашында 31 күчмә эшлекле киңәшмә үткәрелгән. Билгеләп үтелгәнчә, 2025 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча гражданнардан 4428 хәбәрнамә яңадан эшләп бетерер өчен кайтарылган.

Сәрия Сабурская «Халык контроле» системасында басылган белдерүләрдән чыгып, гражданнарны нинди темалар борчыганы турында хәбәр итте. 69 544 мөрәҗәгатьнең 31 631е «төзекләндерү һәм инфраструктура»га туры килә, «юллар» - 20 794, «торак-коммуналь хуҗалык» - 7 999, «каты коммуналь калдыклар» - 2 446, «транспорт» - 2 096, «сәламәтлек саклау» - 1 219 һәм башкалар.

Комплекслы төзекләндерү буенча 24 253 хәбәрнамә, юлларны карап тоту һәм ремонтлау буенча 13 166 хәбәрнамә уңай хәл ителгән.

Сәрия Сабурская сүзләренчә, кайбер сәбәпләр аркасында мөрәҗәгатьләрнең бер өлеше, шул исәптән юлларны карап тоту мәсьәләләре буенча да, 2025 елда хәл ителгән, гәрчә алар турында мәгълүмат системага элегрәк кергән булса да.

Тулаем алганда, 2025 елның 9 аенда «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында хәл ителгән мөрәҗәгатьләр өлеше буенча индикатор 65% тәшкил итә.

Сәрия Сабурская чыгышында хәбәр иткәнчә, төбәк халкы җәмәгать урыннарының, эскәмияләрнең, кече архитектура формаларының, балалар өчен уен корылмаларының, спорт тренажерларының, җәяүлеләр зоналарының, урам утларының торышыннан зарлана. Елның 9 аенда парк һәм скверларны карап тоту мәсьәләләре буенча 8 595 мөрәҗәгать басылып чыккан. «Парклар һәм скверлар» категориясе буенча «планлаштырылган» статусында 229 мөрәҗәгать бар.

Рөстәм Миңнеханов Сәрия Сабурскаяга һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эшләүче командага рәхмәт белдерде. «Бу сез башкарган бик зур эш", - диде ул.

"Мөрәҗәгатьләргә вакытында җавап бирү һәм тиешле чараларны билгеләнгән срокларда кабул итү – бу безнең сезнең белән уртакэшебез – хакимият органнары эше, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Халык таләпчәнрәк була бара. Әмма тулаем алганда нәкъ менә гражданнар мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә без үзебезнең муниципалитетларның ничек эшләвен күрәбез».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән күп кенә программалар гамәлгә ашырыла. "Әлбәттә, җитди инвестицияләр, кертемнәр таләп итә торган җитди мәсьәләләр дә бар. Әмма кешеләр белән очрашырга, хәлне аңлатырга кирәк", - диде ул. Урыннардагы хакимиятләргә халык белән даими элемтәдә булу мөһим, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре