Рөстәм Миңнеханов: "Халык кырыгар минут автобус көтә, бернинди кысага да сыймый бит бу"

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының еллык коллегия утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җәмәгать транспорты тармагындагы вәзгыятьне тәнкыйтьләде.

-Татарстанда җәмәгать транспорты эшенә бәйле шикаятьләр күп. Юллар төзергә яратасыз. Әмма транспорт мәсьәләсе белән начар шөгыльләнәсез, - дип мөрәҗәгать итте ул Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифовка. - Халык кырыгар минут автобус көтә, бернинди дә кысага сыймый бит бу. Министрлыкка гына түгел, муниципаль берәмлекләргә дә мөрәҗәгать итәм. Транспорт тармагы - иң зур кимчелегебез.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, автобуслар сатып алып кына мәсьәлә хәл ителми.

-Безнең бердәнбер юл - ул җәмәгать транспортын җайга салу, - диде Татарстан Рәисе. - Юлдагы машиналар санын үзегез күреп торасыз. Бу кадәр транспортка күпме юл салсак та, җитмәячәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре