Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.

«Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан без олы буын вәкилләренә ихтирамыбызны белдерәбез. Аларның зирәклеге, игелеге һәм тормыш көче безне һәркөн илһамландырып тора. Әйдәгез, якыннарыбызга шалтыратырга, аларның хәлләрен белергә һәм сәламәтлекләре белән кызыксынырга онытмыйк.

Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм! Кадерлеләребезгә күңел җылылыгы һәм бәхетле гомер телим!» – дип котлады.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре