Рөстәм Миңнеханов: «Халыкара хезмәттәшләр белән элемтәләрне үстерергә кирәк»

33,8 миллион тонна нефть, илнең нефть химиясе үзәге һәм республика нефтьчеләренә хөрмәт. Казанда «Татарстан нефть-газ химиясе форумы – 2025» халыкара форумы уза. Анда тармакның бүгенгесе һәм иртәгәсе турында сөйләшәләр.

Җыенның ачылыш тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, форум нефть-газ тармагының иң зур халыкара чараларының берсенә әверелде, ул нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан үткәрелә. Быел форум аеруча зур әһәмияткә ия, ул «Татнефть» компаниясе оешуга 75 ел тулуга багышланган.

Ил Хөкүмәте исеменнән чарада катнашучыларны видеоэлемтә аша Россия вице-премьеры Александр Новак сәламләде. «Республика фәнни-техник прогресс һәм импортны алмаштыруда әйдәп баручы төбәк булып тора», – дип белдерде ул. Аның әйтүенчә, нефть-газ химиясе тармагының уңышлары кадрларга да бәйле. «Алар – көндәлек тырыш хезмәтләре белән республиканың нефть-газ химиясе комплексына нигез салучылар һәм бүген дә тотрыклы үсешне тәэмин итүчеләр», – диде Александр Новак республикада кара алтын чыгаручылар һәм аны эшкәртүчеләр турында.

Рөстәм МИҢНЕХАНОВ, Татарстан Рәисе:

– «Татнефть» – безнең горурлыгыбыз. Аның инвестицияләре тулай төбәк продукты үсешенә, яңа эш урыннары булдыруга, технологияләрне үстерүгә ярдәм итә. Шул рәвешле, Татарстан икътисадының тотрыклылыгы тәэмин ителә.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, бүген нефть-газ химиясе комплексы тирәнтен үзгәреш чорын кичерә. Аның әйтүенчә, без технологик яңарту, яңа үсеш юнәлешләрен эзләү һәм тотрыклы үсешне тәэмин итү алдында торабыз. «Нәкъ менә шушы мәсьәләләр форумның пленар утырышында карап тикшереләчәк. Ул тармакның әйдәп баручы белгечләрен һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрен, зур компанияләр җитәкчеләрен җыйды», – диде Рөстәм Миңнеханов. Сүз уңаеннан, җыенда катнашучылар арасында Бәһрәйн Корольлегеннән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Төрекмәнстаннан, Сербия, Катар, Мисыр, Мавритания, Казахстан республикаларыннан да кунаклар бар иде. Рөстәм Миңнеханов форумга карата кызыксыну белдергән өчен барлык катнашучыларга да рәхмәт әйтте.

Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов ассызыклаганча, бүгенге шартларда нефть-газ химиясе комплексының үсешен үзебезнең технологик системадан башка күз алдына китерү кыен. Министр урынбасары нефть-газ химиясе өчен җиһазлар җитештерә торган машина төзелеше тармагына игътибар итте. Узган ел аның күләме өчтән бер өлешкә арткан. Шуның белән беррәттән, җиһазларны сату географиясе дә киңәйгән.

Михаил Иванов Татарстан җитәкчелегенә халыкара форумны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде. Җыен кысасында уза торган күргәзмәдә генә дә илнең егермедән артык төбәгеннән һәм чит илләрдән ике йөзгә якын компания катнаша. Күргәзмәне Рөстәм Миңнеханов та карады.

Инде әйткәнебезчә, форумның пленар утырышында технологик лидерлык һәм тотрыклы үсеш турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, нефть-газ химиясе комплексы республиканың нигезен тәшкил итә. Бюджет керемнәренең биштән бер өлеше аңа туры килә.

– Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда 33,8 миллион тонна нефть чыгарылган һәм аның өчтән ике өлеше республикадагы ике зур предприятие – ТАНЕКО һәм ТАИФ-НКда эшкәртелә. Эшкәртү тирәнлеге 99 проценттан артык, – дип, тармактагы төп саннарга тукталды Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе сүзләренә караганда, алда торган бурычлар да бик җитди. «Бүген нефть тармагы алдында нык үзле нефтьне үзләштерү, экологик җаваплы технологияләрне гамәлгә кертү, цифрлы һәм интеллектуаль ятмаларны үстерү кебек җитди мәсьәләләр тора. Әлеге бурычларны хәл итү өчен, безгә фәндә, мәгарифтә, сәнәгатьтә көчләрне берләштерергә, халыкара хезмәттәшләр белән элемтәләрне үстерергә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Әлеге чарада катнашкан Саха (Якутия) Республикасы башлыгы, Россия Дәүләт Советының «Энергетика» юнәлеше буенча комиссиясе рәисе Айсен Николаев та нефть-газ химиясе комплексын үстерү мәсьәләләренең мөһим булуын билгеләп үтте.

– Соңгы елларда илебезнең һәм сәнәгатебезнең алга таба зур адым ясавын күрәбез. Шул исәптән, нефть-газ сәнәгатен үстерү өлкәсендә мөстәкыйль булырга мөмкинлек бирә торган күп кенә технологияләр гамәлгә ашырылды. Алга таба да шулай дәвам итәр, дип ышанам. Күп төбәкләр һәм күп ил вәкилләре катнашкан, үзара берләшү, алга таба хәрәкәт итү һәм үзара файдалы хезмәттәшлеккә багышланган мәсьәләләр турында фикер алышуга корылган мондый форумнарга да ихтыяҗ зур, – диде Айсен Николаев.

Форум кысасында Россия Дәүләт Советының «Энергетика» юнәлеше буенча комиссиясе утырышы да узды. Анда катнашучылар эчке базардагы ихтыяҗны канәгатьләндерү һәм Россиянең дөнья базарындагы урынын саклап калу өчен, нефть чыгару тармагына ярдәм чаралары турында сөйләште. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кара алтын чыгару күләмен алга таба да саклап калу өчен, яңа алымнар кирәк. Шул исәптән өлгереп җиткән һәм авыр үзләштерә торган запасларны чыгаруда дәүләт ярәме таләп ителә. Нык үзле нефть ятмаларын эшкәртү һәм эшкәртелү дәрәҗәсе югары булган урыннарда заманча алымнар куллануны гамәлгә кертү дә зур әһәмияткә ия. Тагын бер мөһим бурыч – Россия нефть-газ компанияләре продукциясен читкә җибәрүдә ярдәм һәм аларны яклау. Бу мәсьәләне хәл итүдә Рөстәм Миңнеханов Россия Үзәк банкы белән берлектә тышкы басымга каршы тора алырлык түләү инфраструктурасын булдырырга тәкъдим итте. Уртак эш Россия энергетикасын үстерүгә һәм төбәкара хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәк, дигән ышаныч белдерде Татарстан Рәисе. «Без нефть чыгару һәм энергетика инфраструктурасын үстерү өлкәсендәге тәҗрибәбез белән уртаклашырга, шулай ук стратегик тәкъдимнәрне гамәлгә ашыруда катнашырга әзер», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре