Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысасында халыкның торак сатып алу мөмкинлеген арттыру мәсьәләсенә багышланган стратегик сессиядә катнашкан. Чараны Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин уздырган.
Премьер-министр билгеләп үткәнчә, Хөкүмәт торакның сыйфатын һәм аны сатып алу мөмкинлекләрен арттыруга юнәлдерелгән эшне дәвам итә. Әмма кайбер сәбәпләр аркасында торакка ихтыяҗ кими. Бу хәлдән котылу өчен кайбер карарлар эшләнгән. Беренче чиратта, ташламалы ипотека биргәндә банклар алып калган өстәмә комиссияләргә карата.
“Президент мондый хәлгә юл куярга ярамавын , дәүләтнең болай да аларга мондый ссудаларны субсидияләвен билгеләп үтте. Барлык төп кредит оешмалары бу комиссияләрне бетерде. Шулай ук төзүчеләр эшләрен дәвам иттерсен һәм базарда яңа йортлар пәйда булсын өчен, кешеләр исә үзләренә кулай торак сайлый алсын өчен, ипотека программаларының лимитлары киңәйтелде”, – дигән Михаил Мишустин.
Моннан тыш, Россия Банкы белән берлектә, яңа төзелеп килүче йортларны финанслауга кредитлар буенча процент ставкаларын вакытлыча субсидияләү тәкъдиме әзерләнгән. Иң элек кечкенә шәһәрләрдәге вазгыятьне яхшыртырга тиеш бу. “Аларда төзелеш күләмнәре зур түгел, ә киләсе елга планлаштырылган объектларны төзү өчен өстәмә ярдәм кирәк. Компанияләргә башлап җибәрелгән проектларын төгәлләү һәм яңаларына керешү мөмкинлеге бирәчәк бу. Ә иң мөһиме – кешеләр үз фатирларын вакытында алырга тиеш”, – дип билгеләп үткән Хөкүмәт башлыгы.
Ул төзелеш өлкәсендәге хәлләрне даими контрольдә тотарга кирәклеге турында белдергән. Бу өлкә икътисад өчен зур әһәмияткә ия, чөнки күпләрне торак белән генә түгел, бәлки эш белән дә тәэмин итә. Алдагы елларда ул динамикалы төстә үсеп, әйбәт кенә ныклык запасы булдырылган. Шуңа күрә иң мөһиме – “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм (милли) проектның бурычларын үтәү өчен мөмкинлекләрне югалтмаска. Шул исәптән 2030 елга 660 миллион кв.м торак мәйданы төзүгә ирешергә, дигән Михаил Мишустин.
Сессиядә катнашучылар тармакны үстерү, кешеләргә торак сатып алу мөмкинлекләрен арттыру, хәзерге вакытта ташламалы ставка нигезендә эшләп килүче ипотека программаларын гамәлгә ашыру өчен максималь дәрәҗәдә уңай шартлар тудыру чараларын караган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез