Мавзолей алдындагы мәйданда почетлы каравыл булдырылган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Вьетнамга килде. Иң элек ул Ханойда Хо Ши Мин мавзолеена чәчәкләр салды. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Мавзолей алдындагы мәйданчыкта почетлы каравыл булдырылган. Лилия Галимова әйтүенчә, фәкать югары дәрәҗәдәге кунакларга карата гына күрсәтелә торган аерым бер ихтирам билгесе бу.
Рөстәм Миңнеханов шул рәвешле Төньяк Вьетнамның беренче президенты Хо Ши Минның истәлеген хөрмәтләгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез