Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Хатын-кызлар ир-атларга караганда да эшкә сәләтлерәк»

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы спикерлары – халыкара хатын-кызлар оешмалары вәкилләре белән очрашты.

«Бәлки, кемдер безнең цивилизация тарихында хатын-кызның ролен түбән бәялидер. Ләкин без бу мөһим рольне аңлыйбыз һәм беләбез. Хатын-кыз булмаса, без дә булмас идек! Әйе, шуннан башларга кирәк. Хатын-кызның балаларны тәрбияләүдәге роле, гаиләдәге роле бик мөһим», – диде Татарстан Рәисе очрашуда.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хатын-кыз өчен иң мөһиме – гаилә учагы. Әмма аларның башка вазыйфалары да күп. «Бүген хатын-кызларның уңышлы бизнесны тәкъдим итү, дәүләт идарәсендә катнашу мөмкинлеге бар, һәм бу гадәти хәл», – диде ул һәм аның янында утыручы хатын-кызларны тәкъдим итте: Татарстан Премьер-министры урынбасары, Дәүләт Советы вәкиле, мәдәният министры, Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, Казан югару уку йортларының берсе ректоры. «Хатын-кызлар ир-атларга караганда да эшкә сәләтлерәк. Дәүләт идарәсе системасында хатын-кызга тапшыру яхшырак булган юнәлешләр бар», – Рөстәм Миңнеханов. Мисал итеп ул Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры Ләйлә Фазлыеваның эшчәнлеген китерде.
Форум кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов бу аралашу форматын уңай бәяләде. «Без аралашырга, элемтәләр урнаштырырга, бер-беребезгә ярдәм итәргә тиешбез», – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре