Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә белән Татарстанның иң яхшы гаиләләрен кабул итте

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Чарада 48 гаилә катнашты.

Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Республика көне алдыннан бирегә Татарстан белән горурланучылар, көн саен үз үрнәге белән чын көчнең гаиләдә булуын исбатлаучылар җыелды. Бүген безнең белән бергә бу залда озак еллар бергә шатлыкта һәм сынауларда яшәгән гаилә тормышы юбилярлары җыелды. Мондый берлекләр - чын мәхәббәт һәм тугрылык яшәвенең иң яхшы дәлиле", - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә.

Ул бүгенге көндә балалары хәрби бурычларны үтәгән әниләрне һәм әтиләрне аерым билгеләп үтте: „Сез чын патриотлар тәрбияләдегез, алар өчен “бурыч" сүзе буш сүз түгел. Без алар белән горурланабыз. Сугышчыларның бхатыннарына һәм балаларына аерым ихлас рәхмәт. Алар өчен тыл булу - шулай ук Батырлык. Тыныч, бүләк өмет итми торган, ләкин чын батырлык. Янәшә булганыгыз өчен рәхмәт!». 

Татарстан Рәисе күп балалы һәм балаларны тәрбиягә алган ата-аналарны республиканың чын горурлыгы дип атады. "Башкалар кыенлыклар күргән җирдә сез бәхет табасыз. Сезнең күңел юмартлыгыгыз Татарстанны җылырак һәм игелеклерәк итә", - дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бу ел Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. "Бу карарлар бер үк нәрсәне күрсәтә - фронтта да, тылда да, заводта да, кырда да, зур шәһәрдә дә, кечкенә авылда да, барыннан да элек үз гаиләсендә дә бер-берсен яклый белгән, бер-берсенә тапяныч булган кешеләр турында. Нәкъ менә гаиләдә өлкәннәргә хөрмәткә һәм бабайларның батырлыклары турында истәлеккә, хезмәт итә белүгә һәм авырлыклар алдында чигенмәүгә нигез салына", - дип белдерде республика Рәисе. 

Ул билгеләп үткәнчә, гаиләләргә ярдәм итү - республиканың һичшиксез өстенлеге. Быел Татарстанда яңа социаль ярдәм чаралары кертелгән. Авылда хатын-кызларга бала тапканда бер тапкыр бирелә торган түләүләр икеләтә арттырылган. Бер үк вакытта өч һәм аннан да күбрәк баласы туган гаиләләргә 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү һәм һәр сабыйга айлык пособие билгеләнгән.

Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, дип ышандырды, чөнки гаиләләргә ярдәм итү - бер мәртәбәлек кенә бурыч түгел, ә даими бурыч. Ул һәр гаиләгә озак еллар дәвамында мәхәббәт һәм җылылык, нык сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырды.  «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән гвардия подполковнигы Максим Кияев һәм гвардия ерейторы Юлия Кияева бүләкләнде.

«Ата-ана даны» ордены медале белән биш бала ата-анасы Марат һәм Альбина Гатиналар (Түбән Кама районы), дүрт бала ата-анасы Рәдис һәм Наилә Сәмиевалар (Арча районы), алты бала ата-анасы Виктор Федоров һәм Марина Варламова (Казан) бүләкләнде.

«Ана даны – Материнская слава» медален Рөстәм Миңнеханов унбер бала анасы Гөлфирә Әсәдуллинага (Әлки районы), алты бала анасы Гөлүсә Баязитовага (Әтнә районы), алты бала анасы Эльмира Бигильдинага (Әлмәт районы), биш бала анасы Регина Сафинага (Азнакай районы) һәм биш бала анасы Марина Цветковага (Аксубай районы) тапшырды.

Сәхнәгә шулай ук Арчадан Рөстәм һәм Алсу Касыймовлар да чакырылды, аларның әле күптән түгел генә икенче балалары дөньяга килгән. Рөстәм Миңнеханов яшь ата-аналарны котлады һәм аларга бала туу турында таныклык тапшырды.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре