Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән сайлауда тавыш бирде

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде.

КНИТУ-КАИ бинасында урнашкан 42 нче сайлау участогына Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән килде.

Исегезгә төшерәбез, 18-20 сентябрьдә республикада Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, Биектау бермандатлы сайлау округында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау һәм республиканың 40 районында җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау уза.

Билгеле булганча, Дәүләт Думасына барлыгы 450 депутат сайлана. Федераль округ буенча республикадагы сайлауда 10 партия катнаша. Бер мандатлы алты округта исә төрле партияләрдән 32 кандидат бар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре