Рөстәм Миңнеханов: “Хезмәттәшлекне үстерүнең яңа этабына кердек”

Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы үзара хезмәттәшлек яңа үсеш чорын кичерә. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәкләрнең сәүдә-сәнәгать палаталары җитәкчеләре белән очрашуында шулай дип белдергән.

“Безгә сәфәрегез – Россия белән Үзбәкстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр кысасында Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән яңа элемтәләрне җайга салу өчен бик яхшы мөмкинлек”, – дигән ул.

Аның әйтүенчә, Татарстан Үзбәкстан белән, һәм аның төбәкләре белән үзара хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары билгели.
“Элек-электән хезмәттәшлегебез үсә, әмма бүген – үзара мөнәсәбәтләрне үстерүнең аерым чоры. Без дәүләт башлыклары Владимир Путин һәм Шәфкать Мирзиёевка төбәкләр дәрәҗәсендә хезмәттәшлекне үстерүгә рәхмәтлебез”, – дигән Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Шәфкать Мирзиёевның әле күптән түгел тәүге тапкыр Татарстанда булганлыгын искә төшергән. “Аның сәфәре уңышлы узды. Алга таба уртак проектларыбызга ярдәм итәчәк бу, – дигән Рөстәм Миңнеханов.
Очрашуда катнашучылар кайбер тармаклар буенча хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре буенча фикер алышкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов

Көн хәбәре