Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Татнефтехиминвест-холдинг» җәмгыятенең директорлар советы утырышында Россия Фәннәр академиясе академигы, Д.И. Менделеев исемендәге Россия химия җәмгыяте вице-президенты Юлия Горбунова (Мәскәү) яшь буынны табигать фәннәренә җәлеп итүгә, Д. Менделеев мирасын популярлаштыруга, шулай ук Россия фәне һәм хәзерге заман тарихы арасындагы элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән масштаблы белем бирү һәм фәнни-агарту программасын тәкъдим итте.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган проект мәктәп укучылары өчен халыкара конкурслар һәм викториналар, күчмә һәм шәһәр күргәзмәләре, химия шоулары, нефть химиясе, экология, ИТ буенча белем бирү программалары үткәрү, шулай ук мастер-класслар, фәнни-популяр фильмнар күрсәтү һәм Россия Фәннәр академиясенең әйдәп баручы институтлары һәм музейларына экскурсияләр оештыру кебек төп аспектларны үз эченә ала. Мисал итеп, Юлия Горбунова Мәскәү һәм Дзержинсктагы Полимерлар йорты мәйданчыгында СИБУР белән уртак чараларны китерде.
Программаның нәтиҗәлелеген катнашучы мәктәп укучылары, укытучылар һәм ата-аналар, шулай ук һөнәри эшчәнлеген химия белән бәйләргә теләүче яшьләр саны арту дәлилли.
Оештыручылар Татарстан Республикасының мәгариф учреждениеләре, предприятиеләре һәм хакимият органнары белән партнерлыкка ачык, фәнне популярлаштыруның уртак программаларын эшләүне хуплый. Аерым алганда, Юлия Горбунова «Физик-химик ачыш» яңа республика проектына югары бәя бирде.
Шулай ук ул 2026 елда Татарстанда химия укытучылары һәм 5-11 сыйныф укучылары өчен «Менделеевский маршрут» күчмә җәйге мәктәп проектын тәкъдим итте, ул ТНХИ директорлар советы хуплавын алды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан – илнең әйдәп баручы химия һәм нефть химиясе үзәкләренең берсе. «Кадрлар әзерләү мәсьәләсе бик мөһим, бу эшне мәктәп яшеннән башларга кирәк. Без сезнең мәгариф программасын тулысынча хуплыйбыз, бергә эшләячәкбез», – диде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез