Рөстәм Миңнеханов Химик көне алдыннан "Түбән Кама Нефтехим"да булды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама Нефтехим»да (СИБУРГА керә) Сибур компаниясенең 30 еллык юбилеена һәм Химик көненә багышланган бәйрәм көнендә булды.

Республика Рәисе предприятиене яңартуның барышы белән танышты. СИБУР Россиядә һәм БДБ илләрендә беренче гексен җитештерү заводын төзеп бетереп килә. Елына 50 мең тонна гексен куәте булган яңа предприятие компания эчендә дә, РФ һәм БДБ базарында да ихтыяҗларны тулысынча канәгатьләндерәчәк. Бу күләм торбалар, төргәкләр, көнкүреш химиясе өчен савытлар, косметика һәм дарулар җитештерүдә кулланыла торган премиаль маркалы 3 млн тоннадан артык полиэтилен җитештерү өчен җитәрлек. Завод төзелеше 99%ка тәмамланган, эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре алып барыла. Җайланмаларның урнашу дәрәҗәсе 88% тәшкил итә.

Аннары Рөстәм Миңнеханов яңа үзәк завод лабораториясен ачуда катнашты. Ике корпуста 15 аерым җитештерү лабораториясе берләштерелгән. Автоматлаштыру дәрәҗәсен 70%ка кадәр арттыру һәм лаборатор процессларны яңарту предприятие продукциясенең сыйфатын контрольдә тоту тизлеген сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирде.

Шулай ук республика Рәисе хезмәткәрләр өчен яңартылган хезмәт шартларын бәяләде, предприятие хезмәткәрләре өчен психологик бушану бүлмәсен карады.

Рөстәм Миңнеханов ремонт-механика заводының яңа цехларында булды, аның территориясендә СИБУР масштаблы модернизацияләү программасын башлап җибәрде. Республика Рәисе җитештерүдә культураның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре