Узган атнада республика мәктәпләреннән шомлы хәбәрләр килеп иреште. 21 гыйнварда Питрәч районындагы «Алгоритм» лицееның 7 нче сыйныф укучысы уен өчен дип сатылган химик реактивны эчемлеккә кушып, шуны сыйныфташларына тәкъдим иткән. Сыеклыкны эчкән балалар үзләрен начар хис итә башлаган. Икенче көнне Түбән Камадагы 37 нче мәктәптә куркыныч вакыйга булды. 7 нче сыйныф укучысы мәктәпкә пычак тотып килгән. Башта ул петарда шартлаткан, аннары уку йортындагы хезмәткәргә пычак белән кадаган. Шөкер, барысы да исән-сау. Мәктәп хезмәткәре – хастаханәдә, аңа һөҗүм иткән үсмерне хокук сакчылары тоткарлады. Башка укучыларга зыян килмәгән.
Мәктәпләрне нинди чаралар белән генә сакларга тырышсалар да, фаҗига барыбер сакчыларны да, металл эзләгечләрне дә, тимер коймаларны да узып, белем йортларына үтеп керә. «Коммерсант» газетасы хәбәр иткәнчә, ун ел эчендә Россиядә 24 тапкыр белем бирү учреждениеләрендә һөҗүм очрагы теркәлгән. 2018 елда гына да җиде тапкыр булган мондый хәлләр. Казанның 175 нче лицеендагы фаҗига салган җөйләр әле дә сызлап тора. Сабак ала белмибезме, тиз онытабызмы? Уяулыкны югалтуга, яңа очрак килеп чыга. Башы әйләнгән, кайчак игътибарсыз калган бала-чага мондый адымга бармасын өчен ни эшләргә?
– Мондый очраклар кабатланмасын өчен барлык җаваплы затларга балигъ булмаганнар һәм яшьләр арасында җинаятьләргә, хокук бозуларга карата профилактика эшен көчәйтергә кирәк. Муниципаль комиссияләр рәисләре сыйфатында шәһәр һәм район башлыкларына яшьләр арасында хокук бозуларны булдырмау мәсьәләләрен атна саен карарга кирәк, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган очрашуда.
Татарстан вице-премьер Ләйлә Фазлыевага, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга Балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясенең планнан тыш утырышын уздырырга кушты Рәис. Шулай ук барлык төр мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән киңәшмә, җинаятьләрне һәм хокук бозуларны булдырмау буенча советлар уздыруның мөһимлегенә дә басым ясады.
– Укучылар һәм аларның ата-аналары белән җинаятьләр һәм хокукка каршы гамәлләр кылган өчен җаваплылык чаралары буенча аңлату эшен оештырырга кирәк. Моннан тыш, социаль өлкәдәге барлык учреждениеләрдә дә кабул итү режимын көчәйтүне контрольдә тоту зарур. Көч структуралары хезмәткәрләрен бу эштә ярдәм итүләрен сорыйм, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Әти-әниләр җыелышлары уздырып, анда уку өчен билге түгел, ә тәртип турында сөйләшергә кирәк.
Уку йортларында куркынычсыз мохит булдыру өчен Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев шәһәрдә буллингка каршы программа төзүне планлаштыра.
– Тикшерү барышында баланы эзәрлекләү, кыерсыту фактлары расланса, дисциплина чаралары белән генә чикләнмәячәкбез. Минем шәхси контролемдә махсус программа эшләнәчәк, – дип ассызыклады җитәкче.
Шулай ук 37 нче мәктәптә психологик программа һәм медиакуркынычсызлык курслары булдыруны ниятлиләр. Соңрак аны шәһәрнең барлык мәгариф учреждениеләрендә дә гамәлгә кертәчәкләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез