Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә матди ярдәмне закон белән тәгаенләргә кирәклеген искәртте.
Хәзерге көндә, бигрәк тә зур чаралар узган чакта иминлек мәсьәләсе алгы планга чыга. Бу мөһим эш эчке эшләр органнары хезмәткәрләре җилкәсенә төшә. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хәзерге көндә Эчке эшләр министрлыгында кадрлар җитми, булганнарына ике-өч кеше өчен эшләргә туры килә.
Шуңа бәйле рәвештә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә матди ярдәмне закон белән теркәргә кирәк. Татарстан Рәисе Дәүләт Советына әнә шундый йөкләмә бирде. “Шулай ук республика предприятиеләренә һәм оешмаларына бу мәсьәләдә ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итәм. Эчке эшләр министрлыгы эше – ул, беренче чиратта, безнең һәм якыннарыбызның иминлеге”, – диде Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез