Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Зәй районында булды

Рөстәм Миңнеханов кырларны очкычтан карап чыкты һәм урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Зәй районында булды

Районга килгәч, республика Рәисе районның авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен карады, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары һәм район активы белән очрашты.

Район башлыгы урып-җыю эшләренең планлы рәвештә баруы турында хәбәр итте. Мәйданнарның 33 проценты урып алынган. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында терлекчелек буенча эшне көчәйтергә кирәклегенә игътибарны юнәлтте.

Яңа территорияләр белән эшләүгә килгәндә, республика Рәисе районның ярдәм күрсәтүдәге актив эшчәнлеген билгеләп үтте. Ул республика программаларының барысы да дәвам иттереләчәген хәбәр итте.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре