Киләсе атнада Казанда Kazan Digital Week алтынчы халыкара форумы башлана. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында язганча, чарада 60 илдән 20 меңгә якын кеше катнашачак. Мәгълүмат технологияләре өлкәсендә 250 компания үзләренең инновацион проектларын тәкъдим итәчәк.
Форум программасына Россия IT-тармагының әйдәп баручы компанияләрен берләштерә торган 100дән артык чара кертелгән. Төп темалар арасында мәгарифне цифрлаштыру, «акыллы шәһәр» концепциясен үстерү һәм цифрлы трансформациянең башка юнәлешләре бар.
Рөстәм Миңнеханов форумның тәҗрибә уртаклашу һәм цифрлы технологияләр өлкәсендәге актуаль тенденцияләр буенча фикер алышу өчен мәйданчык булачагын билгеләп үтте һәм теләгән һәркемне заманадан артта калмаска, чарада катнашырга чакырды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез