Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районында ике җитештерү төзелешен башлап җибәрүдә катнашты

Бүген «Славица" туңдырма фабрикасы» һәм «Кош итен тирәнтен эшкәртү буенча җитештерү-логистика комплексы» проектларын гамәлгә ашыра башлау тантанасы булды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Тантана Яшьл Үзән муниципаль районында узды.

Рөстәм Миңнехановка «Славица" туңдырма фабрикасы» ҖЧҖ һәм «Ак Барс" холдинг компаниясе» АҖ проектларын тәкъдир иттеләр. Бу - республика өчен әһәмиятле ике җитештерү мәйданчыгы.

«Славица" туңдырма фабрикасы" ҖЧҖ проектын эшләтеп җибәрү турында «Крайс" ДК идарәсе рәисе, генераль директоры Олег Суконщиков сөйләде.

Кош итен тирәнтен эшкәртү комплексы турында «Ак барс" кошчылык комплексы» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Андреев сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республикада ике колачлы проектка старт бирелә. Бу - потенциаль яңа эш урыннары һәм төбәк икътисадының алга таба үсеше.

«Славица» продукциясе җитештерү заводында елына 30 тоннага кадәр туңдырма һәм 24 тоннага кадәр кондитер әйберләре җитештереләчәк.

Кош итен тирәнтен эшкәртү комплексы «Ак Барс» холдингының барлык мәйданчыкларыннан транспорт агымнарын берләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре