Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Төрекмәнстан Милли Лидеры, Төрекмәнстан Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәтовтан бүләк буларак ике алабай көчеге тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада Аркадаг KazanForum чарасында катнашу өчен Казанга килгән иде. Сәфәр кысаларында аңа 2021 елда Рөстәм Миңнехановка бүләк иткән Акдус исемле алабайның ничек үсүен күрсәттеләр. Акдусның төрле ярышларда ирешкән уңышлары белән рухланып, Төрекмәнстанның Милли Лидеры республикага тагын ике алабай җибәрергә карар кылган.
Көчекләр март аенда туган. Ата эткә — Алабай, ана эткә Аладжа дип исем кушканнар. Этләрне тапшыру турындагы сертификатны Рөстәм Миңнехановка «Төрекмән алабайлары» халыкара ассоциациясе вице-президенты Батыр Рәҗәпов тапшырды.
Татарстан Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдовка рәхмәт сүзләрен һәм тирән хөрмәтен җиткерүне сорады. «Хөрмәтле Гурбангулы Мәликгулый улына KazanForum»га килгәне өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Ул ике көчек — малай һәм кыз җибәрергә вәгъдә иткән иде. Алабай һәм Аладжа хәзер безнең белән. Төрекмәнстан Президентына, Аркадагка һәм барлык кардәш төрекмән халкына республикабызга һәм илебезгә булган аерым мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисе белән бергә алабайларны Казанның «Яшь кинолог» клубы тәрбияләнүчеләре каршы алды. Спорт-гамәли этчелек федерациясе тренеры, кинолог Мария Хәйруллина балаларга алабайларның үзенчәлекләре турында сөйләде. «Бу — искиткеч токым. Алар матур һәм акыллы. Үз гаиләләренә бик тугрылар, балаларга карата түземлеләр. Алабайлар — уникаль сакчылар, шул ук вакытта алар сабыр һәм тыныч темпераментлары белән аерылып торалар», — дип билгеләп үтте ул.
Төрекмән алабае — Төрекмәнстанның горурлыгы һәм милли символы. Бу токым дөньядагы иң борынгыларыннан санала. Тарихчыларга билгеле булганча, әлеге токымның килеп чыгышы 4 мең елдан артык элеккә барып тоташа.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез