Фехтование буенча Россия җыелма командасы баш тренеры Ильгар Мамедов Казандагы яңа фехтование үзәгенә бәясен бирде. Ачылу тантанасында ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның керткән өлеше турында әйтеп үтте.
«76 елда Наилә Гыйләҗева, Валентина Никонова, Ольга Князева Олимпия уеннарында җиңеп кайтканнан соң, монда фехтование мәктәбе төзеделәр. 2021 елда Токио-2020дә Марта Мартьянова җиңгәннән соң шундый матур фехтование үзәге булдырылды. Мондый кыска вакыт эчендә сез моны ничек эшли алдыгыз, мин аңламыйм. Яңа үзәк төзелешендә катнашкан һәркемгә Фехтование федерациясе, Алишер Усманов исеменнән зур рәхмәт», – диде ул.
Мамедов ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, аңа истәлекле плакетка тапшырды. «Рөстәм Нургалиевич, Сез Татарстанда спортны үстерәсез. Зур рәхмәт сезгә. Әгәр Рәис спортны ярата икән, ул үсә бара», – диде.
Бүген Казанда фехтование үзәген ачу тантанасы булды. Яңа объект Россия фехтование федерациясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе карары белән төзелгән, дип яза Татар-информ.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез