Дәрәҗәле бүләкне республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгынң еллык коллегия утырышында Россия төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин тапшырды. Ирек Фәйзуллин республиканың төзелеш һәм төзекләндерү өлкәсендәге эшен, шулай ук шәһәрләрне яңарту һәм сәнәгатьне үстерү белән бәйле зур инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруны билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, Татарстанның күп кенә тәкъдимнәре федераль дәрәҗәдә тормышка ашырыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез