Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы төгәлләнде. Ул үзенең чыгышында махсус хәрби операция, торак-коммуналь хуҗалык, белем бирү, милли мәгариф, халыкара чаралар, сәнәгать мәсьәләләрен күтәрде.
Искәртеп үтик: Рөстәм Миңнехановның Татарстан Дәүләт Советына беренче мөрәҗәгате 2010 елның 13 октябрендә булды. Әлеге чара ел саен үткәрелә. Анда узган ел эшенә йомгак ясала, хакимиятнең барлык дәрәҗәләре өчен бурычлар куела, шулай ук республика үсеше өчен төп юнәлешләр билгеләнә.
Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында Татарстанның бөтен җитәкчелеге һәм аның үсешенә зур өлеш керткән кешеләр җыелган иде. Әлеге чарадан соң Дәүләт Советының 47 нче утырышы узачак, ул 12.00 сәгатькә планлаштырылган. Депутатлар 18 мәсьәләне, шул исәптән 12 республика закон проектын һәм бер федераль закон проектын карарга ниятли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез