Рөстәм Миңнехановның ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрне үстерүдәге роле турында әйткәннәр

Татарстан, аерым алганда, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең ислам дөньясы илләре белән мөнәсәбәтләрен үстерүдә зур роль уйный. Сәяси тикшеренүләр институты директоры Сергей Марков “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“Гомумән, ислам дөньясы – 500 миллионнан күбрәк кеше яши торган гаять зур киңлек. Бу дәүләтләр арасында бик әйбәт үсеп килгән, бүгенге тормышта зур урын биләргә өлгергән илләр бар. Болар – Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек дәүләтләр. Ислам дөньясына халык саны күп булган илләр дә керә. Әйтик, Индонезия 2024 елда икътисадый үсеш тепмы буенча иң яхшы илгә әйләнгән. Шулай ук арада энергия чыганаклары бәяләрен формалаштыруда мөһим роль уйнаучы дәүләтләр дә бар. Алар арасында Согуд Гарәбстаны, Төркия (бу ил Россиягә каршы санкцияләрне читләтеп үтүдә төп партнер булып тора). Боларның барысы да – Россия өчен мөһим илләр, шуңа күрә алар белән мөнәсәбәтләрне коруга этәргеч бирүче бер төбәк кирәк”, – дип билгеләп үктән политолог.

Аның фикеренчә, Татарстан һәм өлешчә Чечня шундый этәргеч-төбәкләр булып тора.

“Татарстан көчле, заманча икътисады ярдәмендә этәргеч-төбәккә әйләнде. Моннан тыш, Татарстан ислам традицияләре ихтирам ителә торган, вакыт белән бергә атлаучы төбәк. Ислам дәүләтләре арасында Әзербәйҗан һәм Төркияне генә Татарстан белән чагыштырырга мөмкин. Төрле илләрдәге күп кенә ислам җәмгыятьләре Татарстандагы кебек ислам традицияләренә ихтирамлы тормыш рәвеше турында хыялланып яши”. – дип басым ясап әйткән Марков.

Шул ук вакытта ул югарыда телгә алып үтелгән уңай мисалларның бик зур оештыруны таләп итүен билгеләп үткән.

“Мондый эшләрдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның роле гаять зур. Бер нәрсә дә автомат рәвештә генә эшләнми. Мәдәни-милли үзенчәлекләрдән чыгып, мондый очрашулар үткәрүгә акча, кешеләр, башка ресурслар кирәк. Ислам дөньясы илләрендә шәхси мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирелгәнлектән, әлеге илләр лидерларының Татарстан җитәкчелеге белән мөнәсәбәтләре гаять әһәмиятлегә әйләнә”, – дип басым ясап әйткән белгеч.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре