Очрашуда Россия ягыннан Президентның Эчке сәясәт идарәсе Дини оешмалар белән берлектә эшләү департаменты башлыгы, «Ислам мәдәниятенә, фәне һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды» советы рәисе Евгений Еремин, фонд директоры Михаил Грязнов, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин, Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Даими вәкиле Әскәр Тапов, Россия Федерациясенең Җиддәге генераль консулы Йосыф Әбәкәров катнашкан.
Сөйләшүләр барышында Россия мөселманнары белән төп халыкара ислам оешмасы арасында социаль әһәмиятле өлкәләрдәге хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләре каралган.
Россия делегациясенең визитын «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме оештырган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез