Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның инициативасы ярдәмендә Татарстанда 3 меңгә якын яшь гаилә социаль ипотека буенча фатир алды. Татарстан Дәүләт торак фонды гаиләләргә республиканың шәһәр һәм районнарында торак тапшырды. Бу хакта Дәүләт торак фонды хәбәр итә.
Программа 2020 елның июлендә эшли башлады һәм биш ел эчендә 2 959 яшь пар тораклы булды. Бу программа зур шәһәрләрдә яшәүчеләр арасында аеруча популяр. Лидер булып Казан тора. Биредә 5 ел эчендәа 1984 гаилә яңа төзелгән йортлардан фатир алган. Дәүләт торак фонды Чаллыда 448 гаиләне, Түбән Камада 282 гаиләне тораклы иткән.
Программада катнашучыларга алуга яши башларлык ремонтланган фатирлар бирелде. Фатирларда барлык кирәкле сантехника, счетчиклар урнаштырылган. Социаль ипотеканың тагын бер өстенлеге – квадрат метрның бәясе арзан булуда.
Исегезгә төшерик, гаиләләргә торак шартларын яхшыртуда ярдәм күрсәтү – 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырыла башлаган «Гаилә» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов гаиләләргә ярдәм итү һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклауның өстенлекле бурыч булуын берничә мәртәбә ассызыклады.
«Гаиләләргә ярдәм итү – безнең эшнең өстенлекле юнәлеше. Гаилә – күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, һәр кеше өчен ышанычлы тыл һәм таяныч. Ул традицион кыйммәтләрне ныгыта, буыннар дәвамчанлыгын саклый», - диде Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез