• Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнехановның Республикасы Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы 19 сентябрьдә узачак

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы 19 сентябрьдә 10 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак. Әлеге карар бүген Татарстан Дәүләт Советы Президиумы утырышында кабул ителде.

«Закон буенча республика Рәисе үз вәкаләтләрен үтәүгә тантаналы шартларда ТР Дәүләт Советы утырышында ант биргәннән соң керешә», - дип сөйләде парламент секретаре Лилия Маврина.

Тантана турыдан-туры трансляцияләнәчәк.

«Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы дәрәҗәле кунаклар катнашында уза. Бу федераль үзәк вәкилләре, Россия субъектлары җитәкчеләре, депутатлар корпусы, Министрлар Кабинеты, Татарстан Рәисе администрациясе һәм башка катнашучылар», – дип билгеләп үтте Маврина.

Аның сүзләренчә, барлыгы 770 кешене, шул исәптән 100 ТР Дәүләт Советы депутатын чакыру планлаштырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре