Рөстәм Миңнехановның туризмны үстерүгә зур өлеш кертүен әйткәннәр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башкарма хакимият органнары эшен республиканың Россиядә туризмны үстерү буенча лидерларның берсенә әйләнерлек дәрәҗәдә коруга иреште. Дәүләт Думасының Туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты әгъзасы Андрей Марков “Татар-информ” белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

“Башкарма хакимият органнарының ни дәрәҗәдә дисциплиналы, башкаручан, инициативалы булуын күреп торам. Республикада барысы да төбәк җитәкчесе эшенең ничек корылуына бәйле. Туризмга бәйле вазгыятькә килгәндә, карап торышка бернинди дә начар сүз әйтә алмыйм, эшне оештыру күзлегеннән бары тик уңай якларны гына күрәм”, – дигән агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдәше.

Аның басым ясап әйтүенчә, Татарстанда туризм өлкәсен өйрәнүгә һәрвакыт бик җитди карыйлар.

“Татарстан илебездә туризмны үстерүдә лидерларның берсе булып тора дип саныйм. Мин төбәкләргә еш кына запрослар җибәрәм. Татарстан – теге яки бу теманы өйрәнүгә карата җитди мөнәсәбәттә торучы һәм һәрвакыт үз тәкъдимнәренә ия булучы төбәкләрнең берсе. Закон чыгару күзлегеннән дә Татарстанның ничек эшләве миңа ошый. Татарстанга килеп чыгарга хыялланам, һәм быел көзен хыялымны тормышка ашырырмын дип уйлыйм”, – дип йомгак ясаган сүзенә парламентчы.

Сүз уңаеннан, Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко белдергәнчә, быел җәен ил буенча 48 миллион чамасы сәфәр күздә тотыла. Узган елдагыга караганда 8 процентка зуррак сан бу. Чернышенко Президент Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Краснодар крае, Кырым, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Татарстан иң популяр юнәлешләр булып кала. Бурятиядә кунакханә номерларын алдан алып куючылар 87 процентка, Түбән Новгород өлкәсендә – 65%, Дагыстанда, Башкортстан һәм Кырымда – 50шәр процентка арткан.

Исегезгә төшерәбез: узган елда Татарстанга чит илләрдән килгән туристлар саны 97 меңгә җиткән. Бу – 2023 елдагыга караганда 37 процентка күбрәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре