Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов:«Салым системасы икътисадый тотрыклылыкны ныгытуның куәтле коралына әверелде»

Бүген Б. Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Россия Салым органнары хезмәткәрләре көненә һәм Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 35 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль салым хезмәте җитәкчесе Даниил Егоров катнашты.

Чара башланганчы Федераль салым хезмәте башлыгы өчен яңа ИТ-парк буенча экскурсия уздырдылар, шулай ук Татарстанның цифрлаштыру, салым хезмәтенә килүчеләр өчен системалар һәм сервислар өлкәсендәге проектларын тәкъдир иттеләр. Моннан тыш, фойеда Салым органнары хезмәткәрләре көненә һәм Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенең 35 еллыгына багышланган күргәзмә әзерләгән иде.

Салым хезмәте хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, аларның хезмәте нәтиҗәсендә Татарстан күп еллар дәвамында донор төбәк булып тора, салым керемнәре күләме буенча Россиядә – 6 нчы һәм Идел буе федераль округында 1 нче урында тора. Соңгы 10 елда гына да төбәк территориясеннән барлык дәрәҗәдәге бюджетларга туплана торган салымнар күләме 4 тапкырга диярлек арткан. «Бу – сезнең системалы эшегез, шулай ук югары дисциплина һәм дәүләт белән салым түләүчеләр арасындагы ышаныч нәтиҗәсе», – диде республика Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге этапта салым системасы икътисадый тотрыклылыкны ныгытуның куәтле коралына әверелде. Нәтиҗәле салым администрациясе салым керемнәренең уңай динамикасын саклап калырга һәм, нәтиҗә буларак, социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләрен уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.

«Шуңа күрә дә, шулай ук Россия Президенты һәм Федераль Хөкүмәтнең даими ярдәме нәтиҗәсендә республикада барлык социаль әһәмиятле йөкләмәләр тулы күләмдә финанслана, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән илкүләм проектлар һәм республика программалары гамәлгә ашырыла. Монда салым органнары хезмәткәрләренең хезмәте зур», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Федераль салым хезмәтенең өч ярым дистә ел эчендә фискаль органнан цифрлаштыру өлкәсендә лидерга кадәр юл узуына игътибар итте. Системалы эш нәтиҗәсендә салым түләүчеләргә хезмәтләрнең 98%тан артыгы электрон рәвештә күрсәтелә – бу вакытны экономияли һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырта. Цифрлы технологияләрдән ясалма акыл кулланып файдалану нокталы контрольне гамәлгә ашырырга һәм намуслы салым түләүчеләргә административ йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның салым органнары белән тыгыз хезмәттәшлеге җайга салынган. 2016 елдан салым бурычларын киметү буенча республика штабы эшли. Шундый ук штаблар барлык министрлыкларда һәм муниципалитетларда булдырылган.

Республика Федераль салым хезмәте гамәлгә ашыра торган инновацияләргә ачык. Татарстанда яңа салым режимнары буенча сынау проектлары уңышлы уза. Бүген бу форматлар яңа гына эшли башлаган эшкуарларга бөтен ил буйлап легаль һәм артык бюрократиясез эшләргә ярдәм итә. Эшнең тагын бер мөһим юнәлеше - халыкның һәм бизнесның салым грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән агарту эшчәнлеге.

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, бүген республиканың салым органнарында 2,5 мең квалификацияле белгеч эшли. Алар ил җитәкчелеге куйган барлык бурычларны уңышлы хәл итәләр, 94 мең юридик зат, 123 мең шәхси эшкуар һәм 4 миллионнан артык салым түләүче – физик затларның законнар үтәлешен контрольдә тоталар.

«Федераль салым хезмәте системасында салым органнары ветераннары эшен лаеклы дәвам итүчеләр булган чын профессионаллар хезмәт итә. Яшь буынны тәрбияләгәндә аларның тәҗрибәсен, патриотизмын һәм сайланган эшкә тугрылыгын кулланырга кирәк», – дип өстәде ТР Рәисе.

Аннары Рөстәм Миңнеханов республикада алдынгы салым хезмәте хезмәткәрләренә Татарстан Дәүләт бүләкләре тапшырды.

Федераль салым хезмәте җитәкчесе үз чиратында Татарстан белгечләренең зур уңышларын билгеләп үтте. «Татарстанда тормышка ашырылганнары – бик катлаулы хезмәт нәтиҗәсе. Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе – безнең лидерларның берсе. Ә бу зур җаваплылык дигән сүз, мин сезгә бик ышанам», – диде Даниил Егоров. Аннары ул берничә ведомство бүләген тапшырды.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин коллективның хезмәтен югары бәяләгәннәре һәм барлык башлангычларга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Бүген салым түләүчеләрнең 98%ы безнең белән электрон рәвештә мөнәсәбәтләр төзи, ә безнең интернет-сервислар дәүләт хезмәтләрен 24/7 режимында алырга мөмкинлек бирә. Республика икътисадының тотрыклы үсеше, салым администрациясенең нәтиҗәлелеген арттыру белән бергә, безгә салым керемнәрен арттырырга мөмкинлек бирә. Быел без шактый зур сумма җыярга фаразлыйбыз – 1,7 трлн сум», – диде Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре