Кызга бүләкне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән килгән Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов тапшырган. Бу хакта Татар-информ яза.
Елизавета 2 нче лицейның 7 нче сыйныфында укый. Аның хыялы – гитарасы хәзер махсус хәрби операция зонасында булган әтисе Алексей Нестеров белән тыгыз бәйләнгән.
Нәкъ менә ул кызы өчен үрнәк һәм илһам бирүче булган. "Миңа әтиемнең ничек уйнавы бик ошый иде. Аның көчле куллары кылларны ничек тарткалый иде. Ул миңа һәрвакыт: «Син булдырасың», – дип әйтә иде ди Лиза.
Кызга гитара һәм музыкага мәхәббәт әтисеннән «йоккан». Ул вокал ансамблендә шөгыльләнә башлый, ләкин күпбалалы гаиләдә кыйммәтле инструмент сатып алу даими рәвештә кичектерелә.
Узган ел Лиза әнисе белән бергә «Теләкләр чыршысы» республика акциясе кысаларында хат язган була. Ул вакытта хыял тормышка ашмый, ә быел җавап бик тиз килеп ирешә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез