Азнакай районының Чәкән авылында яшәүче Рөстәм Мотыйгуллин махсус хәрби операциядән кайтып, күп итеп терлекләр асрый башлаган. Аның СВОда күргәннәре һәм киләчәккә максатлары турында сөйләштек.
– Мин шушы авыл егете. 2018 елда гаилә кордык та, никах укытуга ук, ике тана алып кайтып куйдык. Шуннан соң баш саннарын акрынлап арттырып барып, 30 га тутырдык. Шуларның унөче – сыерлар. Әти дә сыерлар, үгезләр үстерде. Шәһәргә чыгып китеп тә эшләп карадым, вахта ысулы белән дә йөрдем. Ләкин берсе дә ошамады, барыбер күңел авылга тартты. Әти-әниемнең сәламәтлеге какшый башлагач, маллар безнең өскә калды. Сыерларны да үзем сава идем, – ди ул.
Рөстәм махсус хәрби операциягә, контракт төзеп, 2022 елда китә. 1,5 айдан соң каты яраланып, биш җитди операция кичереп, 6 ай чамасы госпитальләрдә дәвалана.
– Хәлем бик авыр иде. Дрон кыйпылчыклары башыма эләкте. Тернәкләнгәннән соң, инвалидлык бирделәр, – ди ул.
Ләкин батыр егетне хәтта болар да туктата алмый. Гаиләсенең үгетләүләренә карамастан, узган елның маенда икенче тапкыр контракт төзи. Тик бу юлы да яу кырында озак хезмәт итә алмый, тагын да катырак җәрәхәт алып, госпитальгә эләгә. Бу юлы дрон кыйпылчыклары умыртка баганасына зыян сала.
– «Инвалидлык була торып, ни өчен кабат чыгып киттең?» – дисез инде сез дә. Чөнки анда мине егетләр көтә иде. Беренче тапкыр барып кайтканнан соң, күпләре белән элемтәдә торам. Дөрес, мин танышкан егетләрнең кайсы һәлак булды, кайсы каты яраланды, кайсы хәбәрсез югалды. Бүген сафта булганнары белән элемтәне өзгән юк. Икенче тапкыр яраланганнан соң баштагы вакытларда хәлем авыр иде. Аякка басу-басмавым да шикле булды. Гәүдәнең аскы өлеше параличланган иде. Көч-хәл белән шуышып чыгып, ярдәмгә егетләрне чакыра алдым. Ләкин кабат чыгып китүемә үкенмим. Иң мөһиме – мин исән-сау, башым эшли, аяк-кулларым урынында. Сугыш кырында төрле хәлдәге кешеләрне күрергә туры килгәч, миңа авыз ачып зарланырга да оят. Хәзер дә сугышка китәр идем, тик булмый инде. Бик сызланам, дарулар эчеп кенә торам, – ди Рөстәм.
«Эх, аягыма бассам, басу-кырларны урар идем. Үз абзарыма, ихаталарыма чыгып йөрер идем!» – дигән чаклары күп була аның. Үзе СВОда, госпитальләрдә булса да, терлекләрнең берсен дә сатмаганнар. Хатыны Алсу барысын да карап, тәрбияләп торган.
– Аңа рәхмәт, никадәр авыр булса да, малларның берсен дә сатмады. Әле бит абзар-курадан тыш, ишегалды, ике бала да бар. Аларны карап, тәрбияләп торасы, – ди ул.
Рөстәм Мотыйгуллинның җирләре, техникасы бар. Хәзер хуҗалыкта урып-җыю чоры. Ит, сөт саткан акча тормыш алып барырга җитә, ди. Алга таба да планнары зурдан.
– Быелның 1 гыйнварыннан Россия хөкүмәте СВОда катнашучыларга һәм ветераннарга 7 млн сумга кадәр грант бирү карарын чыгарган иде. Тик әлегә Татарстанда бу ярдәм юк. Бәлки киләсе елга булыр, дигән өмет бар. Мин киләчәктә ит сату белән шөгыльләнмәкче булам. Хәзерге вакытта гамәлдә булган 5 млн сум гына минем проектым өчен аз, – ди Рөстәм.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез