Газетага язылу

Рөстәм Нәбиев юл һәлакәтенә очраган

Рөстәм Нәбиев юл һәлакәтенә очраган

Танылган блогер һәм параальпинист Рөстәм Нәбиев Тула өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Ул Мәскәүгә юл тоткан булган.

Нәбиев сүзләренә караганда, ул автомобильнең арткы утыргычында йоклап барган һәм иминлек каешын эләктермәгән. Ул көчле бәрелүдән соң гына уянган.

Блогерны травмпунктта тикшергәннәр, рентген ясаганнар. Нәтиҗәдә, сынулар ачыкланмаган. Табиблар сул җилкәсендәге йомшак тукымалар җәрәхәтләнүен һәм уң аягының культясы авыртуын билгеләгән.

Соңрак Рөстәм Нәбиев башта авырту сизмәвен, әмма шок һәм адреналин тәэсире беткәч хәленең начараюын сөйләгән. Аның сүзләренчә, Эверестка күтәрелгәннән соң дәваланган сул җилкәсе яңадан авырта, хәзер ул кулын күтәрә алмый.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, авария йөртүченең алдагы автомобильгә бәрелүе аркасында килеп чыккан. Әлеге машинада өч бала булган, аларның берсе дә зыян күрмәгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре