Рөстәм Нәбиев: «Хәзер аның исән булуына бернинди өмет юк»

2015 елда Омскида казарма ишелеп, аяксыз калган ике миллионлы язылучысы булган танылган блогер Рөстәм Нәбиев бергә үскән икенче буын туганының хәбәрсез югалуы турында хәбәр итте.

Билгеле булганча, Нәбиевнең әнисе аңа ике яшь тулганчы вафат була һәм аны туган апасы үз уллары белән бергә тәрбияли. Блогерның икетуганы 8 сентябрьдә югалган. Рөстәм бу хакта апасына тиз генә хәбәр итмәгән.

– Үз чыганакларымнан мин аның үлгән икәнен белдем, әмма рәсми рәвештә туганымның үлеме расланмаган әле. Әлбәттә, ана ахырга кадәр баласының исән булуына ышаначак. Минем апам да ышана. Бу аны эчтән тагын да ныграк "үтерә". Мин аңа хәлне җайлап кына аңлатырга тырышам, хәзер аның исән булуына бернинди дә өмет юк, дидем. Мин реалист һәм бу мәгънәсез өметләнүне кирәк дип санамыйм. Минем апам, әлбәттә, мин туганымны алып кайтуыма нык ышана, тик әлегә бу мөмкин түгел, анда сугышлар бара һәм гәүдәне табу кыен. Хәзер яңалыклар көтәсе генә кала. Мин тиздән СВО зонасына гуманитар ярдәм белән барырга планлаштырам һәм анда ачыкларга тырышачакмын, – дип язган Рөстәм Нәбиев үз блогында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре