Казан вокзалында Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан мәҗбүри эвакуацияләнүчеләрне каршы алырга әзерләнәләр.
Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин аларның яшәү шартлары хакында сөйләде.
- Казанда 502 кеше урнашыр дип көтелә. Аларны автобусларда вакытлыча яшәү урыннарына алып барачаклар. Анда барысы да әзер. Медицина вәкилләре аларны тикшерәчәк, - диде ул. - Кайтучылар арасында балалар да бар. Якынча 99ы 17 яшькәчә үсмерләр.

Рөстәм Нигъмәтуллин әйтүенчә, күченеп кайтучыларны эшкә, мәктәпкә урнаштыру да каралган. Татарстан предприятиеләре инде эш белән тәэмин итәргә әзер булуын әйткән.
Чулпан Гарифуллина
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез