Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Россия Федерациясе Хәрби һава көчләре көне белән котлады.
Билгеле булганча, әлеге бәйрәм Россиядә ел саен 12 августта билгеләп үтелә.
– Хөрмәтле хәрби авиаторлар, Россия Федерациясе Хәрби һава көчләре ветераннары, авиация сәнәгате хезмәтчәннәре! Бу бәйрәм Ватанга геройларча хезмәт итү һәм хәрби бурычны фидакарь үтәү символы булып тора. 1912 елда бу көнне оештырылган хәрби авиация данлы үсеш юлын үтте һәм Россиянең бөек авиация державасы буларак аякка басуына нигез салды, – диелә котлауда. – Катлаулы халыкара вазгыять, илебез очраша торган сынаулар сездән һөнәри осталыгыгызны өзлексез камилләштерүне, күп буын геройларының данлы традицияләрен саклауны һәм арттыруны, хәрби туганлыкны ныгытуны таләп итә.
Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, сугышның бөтен авырлыгын кичергән, антларына һәм хәрби бурычларына тугры калган ветеран-фронтовикларның уникаль тәҗрибәсе безнең көннәрдә дә – махсус хәрби операция үткәрү чорында, шулай ук яшьләрне Ватанга тугры хезмәт итү традицияләрендә тәрбияләү буенча эштә дә кирәк.
– Россия Федерациясе хәрби авиациясен үстерүгә һәм камилләштерүгә зур өлеш керткән авиатөзелеш предприятиеләренең меңләгән кешеле коллективларына аерым рәхмәт, – ди Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары. – Бу бәйрәм көнендә язмышлары Россия Федерациясе Хәрби һава көчләренә бәйле татарстанлыларны чын күңелдән котлыйм. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, уңышлар һәм тыныч күк йөзе телим.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез