Татарстанда беренче тапкыр «Яшьләр вакыты» мультиформатлы республика фестивале узды. Чара республиканың тугыз шәһәрендә, шул исәптән Алабугада бер үк вакытта оештырылды. Фестиваль Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелде һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының максат-бурычларына туры килә.
Фестивальнең төп максаты – студентларны республикадагы яшьләр проектлары һәм инициативалары белән таныштыру. Яшьләр бер көн эчендә студентлар мохитендә нинди мөмкинлекләр булуын белеп, үзләренә кызыклы юнәлеш таба алды. Яшь сайлаучылар өчен фестиваль Татарстанда уза торган Дәүләт Думасының IX чакырылыш депутатларын сайлаулар турында сөйләшү өчен дә мөмкинлек булды.
Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин беренче тапкыр тавыш бирергә җыенучы фестиваль катнашучыларына мөрәҗәгать итеп: «Беренче тапкыр тавыш бирергә җыенучылар өчен бүген аеруча мөһим көн – сезнең киләчәккә йогынты ясау мөмкинлеге бар», – диде.
Министр сайлауларда катнашуның көндәлек тормыш белән турыдан-туры бәйле булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, сәясәт – кабинетлардагы кешеләр турында гына түгел, ә сайлау мөмкинлеге дә. Мәктәпләр, балалар бакчалары, юллар, төзекләндерелгән ишегаллары һәм паркларның торышы да кабул ителгән карарларга бәйле.
Рөстәм Заһидуллин киләчәкнең яшьләрнең үзләренә бәйле булуын ассызыклады һәм аларга һәрвакыт актив гражданлык позициясен сакларга теләде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез