Муниципалитет җитәкчесе урынбасары Рөстәм Закиров Тукай районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкарачак. Район Советы депутатлары бүгенге сессиядә шундый карар кабул иткән. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Депутатлар шулай ук Тукай районы хакимияте башлыгы Фаил Камаевның вакытыннан алда отставкага китүен хуплаган.
Тукай районы прокуроры Руслан Галиев, ышанычны югалту сәбәпле, муниципалитет җитәкчесен эштән җибәрүне таләп иткән. Кулга алынган чиновник исә үз теләге белән эштән җибәрүләрен сораган. Депутатлар бүген ике документны да: прокурор күрсәтмәсен һәм хакимият башлыгы гаризасын караган.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, Фаил Камаев 2022 елда эшмәкәрдән 1,3 миллион сумнан артыграк күләмдә ришвәт алган. Район хакимияте башлыгы шуның бәрабәренә фирмага төзелеш эшләренә подряд килешүләре төзүгә ярдәм иткән. Чаллы шәһәре суды Камаевны 19 апрельдә СИЗОга озаткан.
Рөстәм Закиров 1982 елда Зәй районында туган. 2007-2016 елларда Иштирәк авыл җирлегенә җитәкчелек иткән. 2016 елдан Тукай районы хакимияте башлыгы булып эшләгән. Район советы депутаты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез