Газетага язылу

Рөстәм Закировның улы Айрат мөрәҗәгать белән чыкты

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закировның улы, талантлы саксафончы, сәхнәдә биеп уйнавы белән тамашачы мәхәббәтен яулаган музыкант Айрат Закиров социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать белән чыкты.

Соңгы вакытта Айрат саксофончы булудан тыш үзен җырчы  һәм  пародияләр остасы буларак та сынап караган. Тик икенчесе кайберәүләрнең хәтерен калдырган. Шунлыктан яшь музыкант гафу үтенергә булган.

«Үземне начар тотуым өчен чын күңелдән гафу үтенәсем килә. Минем пародияләрем күңеленә тигән һәр кешедән. Алга таба андый әйберләрне эшләмәячәкмен. Бары тик сәхнәдә генә тилерергә уйлыйм», – дигән Айрат. 

Музыкант үзенең дөрес эшләмәвен таныган һәм үзенә бу мавыгулары аркасында начар фикерләр ишетергә туры килгүе турында әйткән. Ул алга таба болай эшләмәскә вәгъдә биргән һәм гафу үтенгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре