19 августта Казанда узачак «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумында Кытай Халык Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Чжан Ханьхуэйны көтәләр. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.
– Быел форум өченче тапкыр узачак. Анда тәүге тапкыр Кытай Халык Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесен көтәбез, – диде ул.
Дәрәҗәле кунак Казанда Кытай инвестицияләренә теләктәшлек күрсәтү үзәге ачылышында катнашачак, дип фаразлана.
Талия Миңнуллина ачыклык та кертте: бу Кытай Халык Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесенең Татарстанга беренче генә эш сәфәре түгел. «РОСТКИ» форумында КХРның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесен көтәләр Ул былтыр Казанда узган БРИКС саммитында катнашты», – диде Инвестицион агентлык җитәкчесе.
Форумның пленар утырышы 19 августта узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез