Газетага язылу

«РОСТКИ»да медиа-фикер алышуда Кытайдан 20 ләп массакүләм мәгълүмат чарасы катнашты

“РОСТКИ” форумы кысасындагы бердәм медиа кодка багышланган фикер алышу сесссиясендә Кытай Халык Республикасыннан 20 ләп массакүләм мәгълүмат чарасы катнашты.

Бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтте. “Бүгенге чарада Кытайдан 20 гә якын әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чарасы бар. Бу – җиде провинция һәм үзәккә буйсынучы шәһәрләр.

Биредә “Синьхуа”, Шанхай медиа төркеме, “Феникс” телеканалы, Кытайның икътисадый массакүләм мәгълүмат чаралары федерациясе бар”, – диде ул. Сессиядә Хунань, Хубэй, Чжэцзян провинцияләреннән төбәк медиа вәкилләре һәм Кытай блогерлары катнашты. Бу безнең яктан гына түгел, Кытай ягыннан да кызыксыну булуы турында сөйли. Безгә аралашыр, уртаклашыр нәрсәләр бар”, – диде Айдар Сәлимгәрәев.

Быел «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» IV Халыкара форумы 16-19 август көннәрендә уза. Ул 19 юнәлеш буенча 100 ләп чараны берләштерәчәк. Анда 10 меңләп кеше катнашачак дип көтелә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре