Бу хакта “РОСТКИ” форумы кырларында Россиядә Кытай эшмәкәрләре берлеге рәисе Чжоу Лицюнь әйтте. Аның әйтүенчә, ике ил арасында бизнес алып бару өчен шартлар акрынлап яхшыра бара, шул исәптән, исәп-хисап өлкәсендә дә.
“Шул ук вакытта кайбер мәсьәләләр хәл ителүне таләп итә. Йә тикшерүләр, йә вакыт, йә уңайсыз. Әмма хәзер исәп-хисапка бәйле вазгыять яхшыра бара”, – диде Чжоу Лицюнь.
Ул билгеләп үткәнчә, төп проблемаларның берсе булып логистика кала, бигрәк тә Россия-Кытай чигендә. Чжоу Лицюнь фикеренчә, транспорт һәм чик буе инфраструктурасын үстерү Россия-Кытай инвестицион хезмәттәшлеген алга таба үстерү өчен уңай шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез