Әлеге экологик акциядә катнашу өчен 100 дән артык кеше җыелды. Клуб әгъзалары башлангычына Казан аграр дәүләт университетының урман хуҗалыгы факультеты укытучылары һәм шәкертләре, Биектау авылы халкы, волонтерлар да кушылды. Биектау районы хакимият башлыгы Равил Хисаметдинов үзенең уллары белән катнашты һәм тәбрикләү сүзе белән чыкты. Биектау авыл җирлеге башлыгы Азат Хәбибуллин да бу игелекле чарага кызы белән улын алып килгән иде.
– Биектау авыл җирлегендә яшәүчеләрнең күбесе агач утыртырга гаиләләре белән килделәр. Барлыгы 30 лап кеше бу матур акциягә кушылды,- диде ул.
Гаиләләре белән катнашучылар шактый иде. Шәхси эшмәкәр, инвестор Фәрит Әюпов та, кызлары Асия һәм Алия белән бергәләп, матур үрнәк күрсәттеләр.
– Планетаны саклауда үзебезнең өлешне кертер өчен килдек,- диде ул.
Казандагы Ротари клубы президенты Марат Бикмуллин кыскача үз эшчәнлекләре идеяләре белән таныштырды. Аның фикеренчә: «Җәмгыятькә хезмәт итү шәхси максатларга караганда күпкә мөһимрәк». Бу, чыннан да, шулай. Игелек кылу аларның яшәү рәвешенә әйләнгән.
Казан Ротари клубында 11 кеше әгъза булып тора һәм аның 200 дән артык дусты бар. Клуб әгъзалары фондка взнос түлиләр, күп төрле грантларда катнашып җиңү яулыйлар. Бүгенге агачларны утырту өчен дә чыгымнарны Ротари клубы түләгән. Алар 2015 елдан бирле мамык очырмый торган тирәкләр утырталар. Бу эшкә алынуларының төп сәбәбен табигатьтә глобаль җылыну процессы башлану белән бәйләп аңлаттылар.
– Бик зур табигый үзгәрешләр бара һәм атмосферада углекислота газы гадәттән тыш күп бүленеп чыга, планетабызга ярдәм кирәк. Аңа игелекле ярдәм кулы сузу - һәркемнең бурычы, - диләр бу чарада катнашучы барлык фидакарьләр.
Мондый мөһим чараларга безнең аграр университетның урман хуҗалыгы факультеты студентлары да һәрвакыт актив кушылалар. Агач утырту тәртибен күрсәтеп, беренче агачны утыртуны үзем башлап җибәрдем, аннан соң бу эш шәкертләребез күзәтүе астында дәвам итте. Акциядә катнашучыларга дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылды. Чара тәмле пылау һәм кайнар чәй табыны белән тәмамланды.
Харис Мусин, Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез