Нурлатта суд Гыйматдинов урамындагы «Еда» кафесы эшен туктатты. Килүчеләрнең берсендә ротавирус энтериты диагнозы куелган. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Ведомство хезмәткәрләре бинада санитария законнарының мәҗбүри таләпләре бозылуын ачыклаган. Мәсәлән, азык-төлек блогында чебеннәр булган, кафеда дератизация һәм дезинсекция буенча чаралар үткәрелмәгән, ә эшкә медицина тикшерүе, вакцинация һәм гигиена таләпләренә өйрәтелмәгән хезмәткәрләр кертелгән.
Моннан тыш, сайлап алынган ашамлык үрнәкләрендә эчәк таякчыклары төркеме бактерияләре табылган.
Юридик затка административ хокук бозу һәм эшчәнлекне вакытлыча тыю турында беркетмәләр төзелгән. Суд «Еда» кафесы эшчәнлеген 30 тәүлеккә тыю турында карар кабул итте.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез