Роза Әхмәдиева: «Мәдәният тарихыбызны саклый»

12-22 ноябрь көннәрендә башкалада «Россия-Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале («Казанда шәрык базары») үтәчәк. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россиянең чит ил эшләре министрлыгы, Россия мәдәният министрлыгы, Татарстанның Р. Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды ярдәме белән уза.

Роза Әхмәдиева: «Мәдәният тарихыбызны саклый»

Аның кысаларында 13-14 ноябрь көннәрендә Көнчыгыш һәм Азия илләре белән мәдәни хезмәттәшлекне үстерүгә багышланган фәнни-гамәли конференция дә оештырыла. Ул инде икенче тапкыр уза. Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан Фәннәр академиясе, Казан дәүләт мәдәният институты ярдәме белән үткәрелә. Быел анда катнашырга теләүче фән эшлеклеләре, экспертлар саны тагын да арткан. Россия, Монголия, Төркия, Кытай, Казахстан, Әрмәнстан, Кыргызстан  һ.б. илләрдән 200 ләп галим килүе көтелә.

«Шәрык базары»нда җырлыйлар, бииләр дип кенә уйларга ярамый. Анда яңгырый торган һәр көй, уен коралы – алар барысы да фәнни яктан исбатланган. Мәдәният тарихыбызны саклый, ул фән дә. Фестивальдә фәнгә дә, җыр-биюгә дә урын бирелгән», – дип белдерде Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә. Фәнни чара уза торган төп мәйданчыклар –  Татарстан Фәннәр академиясе һәм Казан дәүләт мәдәният институты. «Инде хәзер үк 70 тән артык фәнни эш кабул ителде. Аларның саны тагын да артачак. Галимнәрнең күбесе конференциядә катнашу өчен Казанга килергә җыена. Бу күзгә-күз карап аралашу, фәнни казанышларыбыз белән бүлешү өчен бик мөһим», – дип белдерде Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков. Катнашучылар 10 секциягә бүленеп эшләячәк. Берсе археологиягә багышлана. Шуңа да ул Алабуга шәһәрендә үтәчәк, дип белдерде оештыручылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре