Бүген кич Казанның Үзәк стадионында узган очрашуда "Рубин" Грозныйның "Ахмат" футболчыларына каршы уйнады һәм 1:0 исәбе белән җиңү яулады.
Очрашудагы бердәнбер тупны матчның 73нче минутында Казан командасының Исландиядән килгән һөҗүмчесе Видар Кьяртанссон кертте.
Премьер-лигадагы өч матчтан соң "Рубин"ның 7 очкосы бар. Якташларыбыз турнир таблицасында өченче урында. Беренче урында 9 очко белән "Зенит" бара. "Рубин" киләсе очрашуны август көнне Казанда ЦСКАга каршы уздыра.
https://twitter.com/matchpremier/status/1155912554830602240
| № | Команда | Уен | Очко |
|---|---|---|---|
| 1 | Зенит | 3 | 9 |
| 2 | Ростов | 3 | 7 |
| 3 | Рубин | 3 | 7 |
| 4 | Краснодар | 3 | 6 |
| 5 | Урал | 3 | 6 |
| 6 | ЦСКА | 3 | 6 |
| 7 | Динамо М | 3 | 4 |
| 8 | Арсенал | 3 | 4 |
| 9 | Локомотив М | 3 | 4 |
| 10 | Спартак М | 3 | 4 |
| 11 | Уфа | 3 | 3 |
| 12 | Тамбов | 3 | 3 |
| 13 | Ахмат | 3 | 3 |
| 14 | Крылья Советов | 3 | 3 |
| 15 | Оренбург | 3 | 0 |
| 16 | Сочи | 3 | 0 |
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез